ТИРӘЛӘ’Ү ф. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса уратып, камап, әйләндереп алу, уртада калдыру. Чамбәк углың Карлыгач тирмәсе янында тавыкны тирәләгән ярсу әтәч урынына бөтерелеп йөри. В.Имамов. Күрәсең, мал-туар зиратының кайчандыр киртәсе дә булган. Ә хәзер юк, тирәләп казылган һәм кычытканнан гайре берни үсми торган канау гына бар. Ә.Гаффар 2) Чит, кайма тоту. Кулъяулыкны челтәр белән тирәләү 3) Эченә кермичә, әйләнеп, читләтеп яки якын килеп үтү. Белә торып кузгалды, белә торып түрә сараен тирәләде, белә торып куштаннарына ялынды, күчтәнәч-бүләк ташытты, үтенечле хатлар яздыртты. Д.Булатова Тирәләп алу Тиз арада тирәләү. Җыелган халык --- зур чананы тирәләп алды. Г.Ибраһимов. Монда басып торудан файда юк, кешеләр җыела башларлар, хәзер үк тирәләп алырлар. Ә.Бикчәнтәева Тирәләп бетерү Тирәләү эшен төгәлләү. Бакчаны тирәләп бетерде Тирәләп кую Алдан тирәләп эшен бетерү. Карлыганны җыйгач, куакларын тирәләп куйган рамнарны алырга кирәк. Бөгелмә авазы Тирәләп чыгу Тулысынча тирәләү, рәттән барысын да тирәләү Тирәли башлау Тирәләргә тотыну |