ТИРӘ’-КҮРШЕ җый. и. к. күрше-тирә. Тирә-күрше һәркайсы: «Сәми абзый, инде син бөтенләй черегән бай булдың», – диләр. Г.Камал. Җитмештән үтеп баручы, гаять зур мәгълүматлы, Көектә генә түгел, тирә-күрше авыл халкының да хөрмәтен казанган Фарук мулла вәкарь белән генә михрабка үтте. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә