ТИРӘКЛЕ с. 1) Тирәкләр үскән, тирәкләр булган. Карт тирәкле, чал тарихлы зиратлары уйга салды. М.Вәлиев. Алар үскәндә чыр-чу килеп су керә торган тирәкле яр да су астында калган. Ә.Салах 2) Агачлы, үсемлекле орнамент төшерелгән. [Хәмидә:] Вәгъдә бирнәсенә дә, кәбен бирнәсенә дә, актык бирнәгә дә чачагы-чугы белән бик әйбәт, калын ука тирәкле асыл бирмәкче булалар. Г.Камал. Андый алъяпкычның «тирәкле алъяпкыч» дигән атамасы да билгеле. А.Тимергалин |