ТИРӘК и. 1) Гомумән зур һәм биек агач. Сахраларга чыгып йөрсәм дә мин, Ял булмыйдыр янган йөрәккә; Әкрен генә тирән уйга чумам, Башым куеп ялгыз тирәккә. Җыр. Барып җитәләр бер алтын тирәккә. Әкият. Таш җәелгән киң сукмак буйлап бераз сөрлегеп барды да карт тирәккә килеп сөялде. М.Хәсәнов

2) бот. к. тупыл . Алар яшәгән урам бик киң һәм шау-шулы булып, каршы якта, биек каеннар һәм тирәкләр арасында, кызыл кирпечтән салынган борынгы чиркәү киңәеп, биегәеп тора. М.Маликова. Сикереп чыкмалы гына кара сулы инеш буендагы нәни тирәкнең бәпкә йоныдай мамыкларын каян искәне дә билгесез талгын җил тузгыта икән. С.Шәрипов

3) иск. Тукымага чигеп яки басып төшерелгән үсемлекле орнамент. – Мәрфуга апа, бу чәчәк ни өчен кирәк булды сиңа?Калфак тирәгенә. Ф.Әмирхан

4) күч. Ата-баба нигезе; төп, туган нигез; байтирәк. Тирәгең барда терәгең бар. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә