ТИРӘ и. 1) Билгеле бер ноктаның, предметның әйләнәсе, шуңа һәр яктан якын урын. Тимер мич тирәсендә түгәрәкләнеп утырдык та, кулларны җылыта-җылыта, бөтен мәсьәләне шунда хәл иттек. Г.Бәширов. Озакламый манара тирәсенә сөңге, җәя тоткан ир-атлар җыела башлады. Р.Сәгъди

2) Әйләнә яки йомык күппочмаклык рәвешендәге фигураның чиге. Күл тирәсендәге калын нарат һәм кедр урманын кистерә-кистерә өч сәгатьләп тырмашкач, агачлар арасыннан күлнең үзе күренде. И.Хуҗин // Берәр нәрсәнең яны, ян ягы, әйләнәсе. Монда эшеңне бетергәч, гараж тирәләрен чистартып куй! А.Гыйләҗев. Карт авыз тирәләрен, сакал-мыекларын сарган тир бөрчекләрен кул аркасы белән сөртеп алды. А.Хәлим

3) Нәрсә дә булса урнашкан яки сүз сөрешеннән урыны аңлашылган җир, урын яки төбәк. Башкорт җиренә күчеп утырган татар авыллары бу тирәдә инде байтак иде. В.Имамов. Бу тирәгә кеше бик аяк басмый, аста сазлык, халык җиләккә, печәнгә тау битенә йөри. З.Кадыйрова

4) Нәрсәнең дә булса аерым өлеше. Кемдер кырдан азык кайтара, --- башкалары каралты тирәләрен ремонтлый-төзәтә... Җ.Юныс. Шуннан соң Заһир абый, сирәк кенә булса да, безгә килеп, ишек-тәрәзәләрне, абзар-кура тирәләрен рәтли торган булды. М.Маликова

5) күч. Даирә, кемнең яки нәрсәнең дә булса эшчәнлек һәм тәэсир итү өлкәсе; гомумән эш яки шөгыль өлкәсе, тармагы. Сәйфинең җыр яратуын һәм җырларга дәрте барлыгын белгәч, матур гына җырлаганын да ишеткәч, аны ул сәхнә тирәсенә тартырга тырышты. А.Алиш. Бу турыда шуны әйтергә кирәк: беренчедән, бу типлар, дөреслектә, язучылар түгел, ә әдәбият тирәсендә болганып йөрүчеләр генә иде. М.Җәлил

6) күч. Сүз, бәхәс, әңгәмә кебекләрнең төп мәсьәләсе, тема. Больницага бүген Казаннан яңа мөдир килергә тиеш. Сүз шул тирәдә бара. Һ.Такташ. – Берәр малайны җибәреп карасак? Фәриткә бу бик ошады: – Безнең уйлар бер тирәдә йөри икән, малай. И.Диндаров

7) к. тирәч



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә