ТИРАНЛЫК и. 1) Тиран булу, рәхимсезлек, шәфкатьсезлек

2) Тираннарга хас эш, гамәл, күренеш. Ә кая соң кыю тарихи әсәрләр? Бөтен булганы игезәкләр кебек охшаш, ханнар ызгышы, бозык гыйшык, рус дәүләтенә яраклашу һәм тиранлык стихиясе белән булган таныш вакыйгаларның компилятив варианты. Р.Фәйзуллин. Троцкий үз чорында нәрсә дигән: «Без аны [Россияне] ак негрлардан торган чүлгә әйләндереп, шундый тиранлык күрсәтәчәкбез, хәтта ул Шәрыкның иң явыз деспотларының да төшенә кермәслек булачак!» М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә