ТИРАНИ’Я и. гр. 1) тар. Борынгы Грециядә һәм XIII–XVI гасырларда Италиядәге шәһәр-республикаларда абсолют, бернәрсә белән дә чикләнмәгән, тулы хакимияткә нигезләнгән идарә итү формасы 2) Абсолют, чикләнмәгән хокукларга таянып, законсыз, башбаштаклык белән идарә итү формасы; деспотизм. Гомеремнең иң бәрәкәтле булырга тиешле елларында, ягъни Джугашвили тираниясе булган елларда, миңа горбәттә, сөргендә көн күрергә тугры килде. Б.Урманче. Литвалылар, латышлар, эстоннар! Сталин тираниясенә көчләп кертелгән илләр... А.Гыйләҗев 3) к. тиранлык . Без һаман да тормышның бу мәрхәмәтсез тираниясенә, каты аяусызлыгына кирәгенчә каршы тора алмыйбыз әле, без монда һаман да көчсез. Г.Бәширов. Моңа иң шатланган кеше Адилә булгандыр. Ул, ниһаять, Ирхан тираниясеннән котылды. Р.Зәйдулла |