ТИРАН и. гр. 1) тар. Борынгы Грециядә һәм XIII–XVI гасырларда Италиядәге шәһәр-республикаларда берүзе идарә иткән хаким, хөкемдар. Ләкин Гистиэй исемле грек аңа каршы чыга: «Дарий хакимияте урнашу аркасында, – дип башлый ул сүзен, – безнең һәркайсыбыз шәһәрләрдә тиран (хаким) булып тора ---». Гистиэйның чыгышы грек тираннарының иң авырткан җиренә кагыла ---. Борынгы төрки халыклар тарихыннан хикәяләр 2) күч. Башбаштак һәм шәфкатьсез идарәче, дәүләт башлыгы һ.б.ш. Власть башына наданнар, деспотлар, тираннар килгән. Т.Миңнуллин. Адәм баласының үзәгенә үткән кайбер тираннарның, хаиннарның да исеме тарихта кала. С.Шәрипов |