ТИРАЖ и. фр. 1) Бастырып чыгарылган китап, газета-журнал һ.б.ның нөсхәләр саны. Ана телебездә укучылар кимеде. Китап, газета-журналларның тиражы шуны раслый. Р.Фәйзуллин. «Авторның язма рөхсәтеннән башка копия ясау тыела. Тиражы 10 данә. Яңа Чәчкап авылы. 2005» дигән язманы укып, ирексездән көлеп куйдым. Р.Батулла

2) сөйл. Китап, газета-журнал һ.б.ның барлык нөсхәләре җыелмасы. Берүзе, материал җыеп, мәкаләләр язган, Мәскәүгә килеп, типографиягә тапшырган һәм, бөтен тиражны күтәреп кайтып, баракларда, брезент палаткаларда өләшеп тә йөргән ул. Т.Биктимирова

3) Лотереядә яки заёмда отышларны билгеләү чарасы. Осоавиахим лотерея билетларының һәр тиражы уйналган саен, Гәрәй почтага йөгерә. А.Алиш. Заёмнар артыннан бер-бер артлы һәртөрле лотерея тиражлары чыгара башладылар. Татарстан яшьләре

4) Заём облигацияләренең һәм башка шундый бурыч кәгазьләренең, түләнеп, үз көчләрен югалтуы. Облигацияләр тиражга чыгу

Тиражга чыгу Искерү, яраксыз хәлгә килү, кулланыштан чыгу, кирәксезгә әйләнү. Нишләптер, бу үзен язучы дип таныткан агайны аның телевизордан да күргәне юк, шулай ук трибуна-мазардан да фамилиясен ишеткәне юк. Күрәсең, тиражга чыккан бер Алла бәндәседер инде. Ә.Еники. – Һәр клиент белән аракы чөмерә башласаң, бер атнада тиражга чыгуың бар, – дип куәтләде аны Шура. Аз сүзле Марина да: – Ә тиражга чыгар көннәребез алда әле, – диде. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә