ТИР I и. Кешенең һәм хайваннарның тире асты бизләре бүлеп чыгарган бүлентек. Юл-юл тир агып төшкән какча йөзендә ап-ак тешләре белән күзләре генә елтырый. А.Тимергалин. Хәер, бер атлап, бер йөгереп барудан аңа хәтта эссе була башлады, аркасына ябышкан күлмәге су сеңүдән генә түгел, тир бәреп чыгудан да юеш иде. А.Вергазов ◊ Тиргә бату Эсседән, авыр эштән нык тирләү; бик ару. Ә кояш чамадан тыш кыздыра башлады. Атлар тиргә батты ---. Г.Әпсәләмов. Әле ярый көне кыздыра, югыйсә ничек киптерер идең тиргә баткан башыңны? В.Нуриев. Тир кату Тир парланып бетеп, тән суына төшү. Габделбәр, --- хайваннарының [атларның] тире каткач, якындагы инеш буена илтеп арканлады да үзе казык төбенә сузылып ятты. М.Шабай. Тир(не) киптерү Берәр кызу эшне туктатып ял итү; эштән тукталып тору. Егетләр көндезен күләгәдә тир киптереп яткан әрәм вакытның каруын кайтарырга чын-чынлап керештеләр. Р.Төхфәтуллин. Тир салу к. тир түгү. Илдә барган кырыс шартларда бу хакта җитди уйланып, реаль гамәлләр башкарырга кирәк. --- Һәм ошбу юнәлештә һәр татар, кайда яшәвенә карамастан, тырышып, җиде кат тир салып эшләргә тиеш. Фән һәм тел. Әнә шулай зур тырышлык, үҗәтлек күрсәтеп, күпме көч һәм тир салып башлады эшен фермер Гайнетдинов. Кызыл таң. Тир түгү Бик зур көч куеп, бик тырышып яки бик авыр эш эшләү. Гөләндәм кала тирәсендәге бер төзелешкә барып урнашты. --- Ипинең беркайда да ансат кына бирелмәвен, аны тир түгеп табарга кирәклеген шунда төшенде. А.Гыйләҗев. Әмма бу байлыкларын Ногайбәкләр урлашып-алдашып түгел, ә тир түгеп, тырышлык белән тапканнарын үзе күреп тора бит. А.Хәсәнов |