ТИПЧҮ ф. Энә белән эре-эре атлатып кулдан тегү. Кияү аңа кисүдә булышты. Типчегәндә, теккәндә, кайбер вакыт ике кисәкне беркетеп тотып ярдәмләште. Г.Ибраһимов. Бишмәт иске, сиңайтим, уң җиңендә ямау да күкрәк турысында ямау. Әнкәсе типчегән, эре генә инә белән. Н.Гыйматдинова

Типчеп алу Тиз генә типчү

Типчеп бетерү Барысын да яки ахырына кадәр типчү

Типчеп кую Алдан типчеп, әзер хәлгә китерү. Менә шушы оекны типчеп куй әле, кызым... М.Галәү. Кесәң төбен кисәме?.. Онытмыйча әйт бичәңә: Типчеп куйсын кесәңне... Г.Морат

Типчеп чыгу Тиешле урыннарның барысын да типчү. Бөркет күзе белән инәсенә җеп саплап, җеназага барганда сүтелеп, таралып китмәсен өчен, кәфенне берничә урыннан типчеп чыкты. А.Хәлим. Бизәкне, уң ягында яхшы беленерлек итеп, ак җеп белән типчеп чыгабыз. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә