ТИПЧАК и. бот. Кыяклылар семьялыгыннан тар кыяклы һәм тар себеркәчле, мал азыгына китә торган үлән. Кулга ияләштерәсе җир – көрәк күрмәгән кара туфрак – узган елгы типчак, кылган, әрем ише әрсез үләннәр, язга чыккач, каракура болынына әверелгән. К.Кәримов |