ТИПТЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. тибү I (1 – 3 мәгъ.). Тренер пенальти типтерә

2) Тибәргә мөмкинлек бирү яки рөхсәт итү. Бәпкәләрне тилгәннән типтерү

3) күч. Кәеф-сафа кору; күңел ачу. Хис дигәннең х хәрефе дә юк икән аңарда. Алай гынамы, ул малайлар белән уңга да, сулга да типтерә икән. А.Гыйләҗев. Гыжгылдап беткән көенә үзенең кызыннан яшьрәк булган чибәр хатын белән типтереп кайтмакчы!.. В.Нуруллин

Типтерә башлау Типтерергә тотыну. Тагын бер елдан режиссёр абыйлары үзенең студенткасы – Башкортстаннан килгән бер кыз белән ачыктан-ачык типтерә башлады. Р.Кәрами. Җарияләр гарәп-фарсы хадимнәре белән типтерә башлаганнар, балалары туса яшергәннәр. В.Имамов

Типтерә тору Даими рәвештә, әледән-әле типтерү. Шулай типтерә торгач, ул хатынның беркемгә дә кирәге калмый. Р.Батулла

Типтереп алу Кыска вакыт арасында типтерү. Без, ахрысы, беркөнне бу турыда күбрәк уйлаганбыз: төшкә кайткач, классташым Рәкыйп белән үзара киңәштек тә нәкъ шулай бер «типтереп» алырга булдык. М.Мәһдиев. Студент тормышы лекция тыңлау яисә имтихан тапшыру кебек мәшәкатьләрдән генә тормый бит, кесәң калын булганда кәеф-сафа корырга, типтереп алырга да мөмкинлекләр бирә. Х.Ибраһим

Типтереп йөрү Озак вакытлар типтерү. Яшь чакта үзе сыман типтереп йөргән кызларның, бик шома гына, ансат кына яхшы егетләргә кияүгә чыгып рәхәт чигүләрен белә ич ул... З.Хөснияр. Аннан соң, мин өйдә саргаеп ятканда, син типтереп йөрер идең бугай! Сабантуй

Типтереп калу Үз вакытында, мөмкинлектән файдаланып типтерү. Бердән, аңа әле егерме алты гына, яшьлегенең кадерен белеп, ни кыланса – шул килешә өйләнмәгән егеткә дип, типтереп калу форсатын кулдан ычкындырасы килми. Р.Кәрами. Хатын-кызны аңламассың. Берәүләре, фронтта тере ирләре була торып та, типтереп калу ягын гына карый. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә