ТИПТӘР и. фар. 1) тар. XVII –XX гасырларда Көнчыгыш Татарстан һәм Башкортстан территориясендә формалашкан рус булмаган халыклардан (башлыча татарлардан) торган хәрби сословие вәкиле; русчасы: реестровый казак. 1926 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, типтәрләрнең саны 27,4 мең булган, аннан соң, халык санын алганда, типтәрләр аерым төркем итеп каралмаган: алар татар, башкорт, мари, мордва булып язылганнар. А.Тимергалин

2) этногр. Башлыча хәзерге Башкортстан территориясендә яшәүче Көньяк Урал татарларының этник төркеме. Сезнең авыл халкы татар булса, татарның кайсы кабиләсеннән (казан татары, касыйм татары, мишәр, типтәр, төмән, алатыр һ.б.)? Гали Рәхим

3) иск. Исемлек, реестр

4) тар. Рус казаклары арасындагы татар (мишәр) отрядлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә