ТИПОЛО’ГИЯ и. гр. махс. Предметларның яки күренешләрнең иң мөһим уртак билгеләре буенча фәнни классификациясе. Телләр типологиясендә бу күренеш күбрәк эш-хәлнең үтәлү рәвешен, үтәлү характерын белдерә торган аспектуальлек чарасы буларак билгеләнә. Ф.Хисамова. Әмма сакланып калган шактый күп язма, тарихи мәгълүматлар, төрле тасвирламалар зекернең типологиясен һәм ислам дөньясында реаль урынын билгеләргә, ул традицияләрне реконструкцияләргә мөмкинлек бирәләр. Г.Макаров |