ТИПОЛО’ГИК с. 1) Типологиягә бәйләнешле. Ихтимал ки, татар-болгар мәҗүсилегендә иген-җөгәрә тәңресе булгандыр (андый тәңре булу – типологик күренеш). Р.Әхмәтьянов. --- хәтта географик яктан бер-берсеннән бик ерак торган халыкларның әкиятләрендә дә охшаш урыннар очрый. Болар – типологик характердагы уртаклыклар. Л.Җамалетдинов

2) Типология кагыйдәләре буенча бүленеп гомумиләштерүгә яисә классификацияләүгә нигезләнгән. Әйтик, япон теле белән татар телендә охшаш сүзләр булуы әллә ни гаҗәп түгел ди, чөнки япон теле белән төрки телләр типологик яктан бертуган исәпләнелә. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә