ТИПОГРА’ФИК с. Типографика эшенә караган; типографикага бәйләнешле. --- Гамил абый Афзалның «Гомер кичүләре» дигән бик затлы типографик басмада «Рухият» нәшрияты чыгарган шигырь китабы ачык тәрәзәдән очып кергән кош кебек көтмәгәндә килеп керде. Ф.Яруллин. Типографик җиһазларның заманча ук булмавына --- һәм башка төр кыенлыкларга карамастан, нәшрият андый нәфис китапларны укучылар кулына әледән-әле бүләк итеп тора. Р.Фәйзуллин |