ТИПЛАШТЫРУ ф. 1) тех. Билгеле бер типка кертү; бердәйләштерү, унификацияләү. 1979 елда «Очу аппаратлары җитештерүче махсус средстволарны проектлаганда, эксперимент элементларын типлаштыру» темасына диссертация яклый, техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Г.Мөхәммәтшин. Технология процессларын типлаштыру. Машина детальләрен типлаштыру

2) к. типиклаштыру . Сәнгатьле гомумиләштерү, типлаштыруларда да әдип яңа югарылыкларга күтәрелә. М.Гайнетдин. Мәгълүм ки, фольклорның кайсы гына жанрын тикшерә башлама, иң элек бу жанрдагы әсәрләрнең сюжетларын типлаштыру, системага салу, ягъни классификация таләп ителә. Л.Җамалетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә