ТИПКЕН I и. 1) Елганы бугач яки язгы ташкын вакытында суның күтәрелү, җәелү күренеше; ташу. Су юлы ачылу белән баржаларны тизрәк ходка җибәрү максатыннан чыгып, язгы ташкын вакытында типкен астында кала торган урыннарга склад ясау практикасы күптән бар, имеш. М.Әмир. Сипкел булып борыннарга, Типкен булып болыннарга яз килә. Казан утлары // Суны бугач, агымның кирегә борылу күренеше

2) Кояш һәм Ай йогынтысы белән диңгез суының күтәрелеше; русчасы: прилив. Вә диңгезләр гашыйк булмаса, һәр көн Нигә шаулар, гөрелдәр иде типкен? Котб

3) күч. Һөҗүмгә кискен каршылык, һөҗүмне кайтару. «Таулар» пьесасында аларның [корткычларның] эшләренә типкен бирелү күрсәтелә. Г.Нигъмәти



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә