ТИ’ПИК с. 1) Билгеле бер предмет, шәхес, күренеш тибының характер үзенчәлекләрен үзенә алган, үзендә чагылдырган. Шулай да кайбер тәнкыйтьчеләр Зөфәр Сабитовны безнең җәмгыять өчен типик түгел дип таптылар. Ә.Еники. Ә дөньяны аңлау, аңа мөнәсәбәткә килгәндә, бу персонажлар арасында әллә ни аерма юк: аларның һәммәсен янәшә куеп, билгеле бер чор яшьләр буынының типик сыйфатларын берләштергән характер дип бәяләргә мөмкин. А.Гыйләҗев

2) Гади, гадәти, гадәттәге, еш очрый торган. Миңа, хәтеремдә фильтрдагы кебек әһәмиятле яки типик хәлләр генә калсын өчен, хәтеремнең сюжетны сөзеп чыгаруы кирәк. М.Хуҗин. Бер халыкның төрле компонентлардан оешуы – тарихта бик типик күренеш, закончалыклары да билгеле. Р.Әхмәтьянов

3) Әдәбиятта һәм сәнгатьтә тип булып саналган. Шаһбаз белән Солтан – ярлы крестьян сыйныфын гәүдәләндерүче типик образлар. М.Хәсәнов. Гафуриның хикәя төзү һәм типик характерлар тудыра алу осталыгыннан, иҗтимагый тормышның эченә һәм кеше психологиясенә тирән итеп керү алымнарыннан күп кенә файдалы нәрсәләр өйрәнә алалар. Н.Юзиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә