ТИПАЖ и. фр. 1) Нинди дә булса әйбернең типлар, модельләр җыелмасы. Тезмә ургычларның типажы аларны агрегатлау ысулын, алым киңлекләрен һәм башка техник күрсәткечләрне исәпкә алып эшләнгән. Урып җыю машиналары. Самолётлар типажы. Тракторлар типажы

2) Кайбер тип кешеләргә яисә иҗтимагый катламга хас билгеләр җыелмасы. Бомжлар арасында искиткеч кызык типажлар очрый. Йөзе җимерек, авыз читендә бердәнбер теше тырпаеп торган, йөзен аркылыга-буйга җыерчык баскан сукбайның бәхетле елмаюы ни тора! Г.Гыйльманов. Без милли типажларда артык дәрәҗәдәге талантлылык күрергә теләмибезме? М.Сәлимҗанов

3) Рәссам, скульптор, фотограф һ.б. өчен модель ролен үтәүче үзенчәлекле тышкы кыяфәткә ия кеше. Ике дистәгә якын портрет әзер. Эшләве аңа авыр булмады: әллә балачак еллары узган Кураиш үзе ниндидер тылсым белән илһамландырып тордымы, әллә инде кешеләре шундый иде, рәссамнар теле белән әйткәндә, һәр йөз – менә дигән типаж. З.Мурсиев // Әдәби әсәрдәге үзенчәлекле билгеләре белән аерылып торган тип; гомумиләштерү объекты итеп алынган образ. Очерк та этюд кебек. Ул язылачак зур әсәр өчен характер, типаж, вакыйга эзләү һәм табу өчен кирәк. И.Гази

4) Кыяфәте, буй-сыны, уйнау үзенчәлеге белән билгеле рольләргә туры килә торган актёр. Рольгә кирәкле типаж эзләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә