ТИП II и. гр. 1) Бериш әйбер яки күренешләрнең өлгесе, үрнәге саналган әйбер яки күренеш; төр, модель. Бу типтагы немец көймәсенең алты торпеда аппараты белән кораллануы аңа билгеле иде. Г.Әпсәләмов. 20 нче елларда Г.Нигъмәти яңа типтагы совет мәктәпләре өчен дәреслекләр чыгару буенча да күп эшли. М.Мәһдиев 2) биол. Үсемлек һәм хайваннар классификациясендә үзара кардәш классларны берләштергән иң югары бүленеш. Хайваннарның хордалылар тибы өч зур төркемне берләштерә ---. Зоология. Боҗралы суалчаннар, яки боҗралылар тибы, суалчаннарның башка типлары вәкилләре белән чагыштырганда, шактый катлаулырак төзелешле 9 мең чамасы төрне үз эченә ала. Биология 3) Кыяфәт, йөз һәм гәүдә төзелеше яки холкы, кыланышлары бердәй булган кешеләрнең билгеле бер төре. Билалның андый тип кешеләрне күргәне бар: алар һәрчак үтә җитди булып күренергә тырышалар, үзләренә кеше алдында (ә бәлки, һәрвакыт шулайдыр!) бернинди тегенди-мондый малай-шалайлык, беркатлы кыланмыш рөхсәт итмиләр. М.Вәли. Мондый типларның һәр икесе чын кеше булудан ерак тора. Ф.Сафин 4) әд. Кешеләрнең нинди дә булса социаль төркеменә хас булган характерлы билгеләрне әдәбият яки сәнгать чаралары белән гомумиләштереп күрсәткән нәфис образ. Шамил – төрле үзенчәлектәге образлар, бигрәк тә күпсанлы тискәре типлар иҗат иткән күренекле артист. И.Илялова. Төп герой Нуриасма – һәр авылда яшәгән «ак чәүкә» кебек, халык күзенә дә, җитәкчеләр күзенә дә ерактан күренеп торган аерым бер тип. Ә.Низаметдинов 5) Тискәре яки сәеррәк холкы белән аерылып торган кеше. [Карачәч:] Соня, Сонечка, минемчә, бу типның кесәсендә ике бакыр тиене дә юк. Психушкадан куылган бомж. Ф.Яруллин. – Мин телефонны өзеп куйган идем. – Нигә өздең соң син аны? – кызның сүзләрендә гаҗәпләнү тойгысы яңгырады. – Әллә нинди сәер типлар шалтыратып теңкәгә тиеп беттеләр. З.Мәхмүди |