ТИҢСЕЗ с. 1. 1) к. тиңдәшсез . Сарайда тиңе булмаган тәхет корылып, аның ике ягында муеннарына кызыл якуттан муенсалар таккан унар тиңсез гүзәл кыз утыра. К.Насыйри. Фәргать гарип кешеләрнең яшәүгә дәртләре көчлерәк икәнлеген аңлады, ул алар арасында тормыштан зарланып, уфтанып утыручыларны очратмады. Монда һәр көн, һәр минут яшәү өчен тиңсез көрәш бара иде. Ф.Бәйрәмова 2) сир. Үзара тиң, иш булмаган (ир белән хатын һ.б.ш. тур.) 2. рәв. мәгъ. 1) Тиңеннән башка. Синсез үтә, тиңсез үтә Иртәләрем, кичләрем. Х.Туфан 2) Чиктән тыш. Аерым алганда, ритм, рифма өлкәсендәге яңалыклары, ачышлары белән татар шигъриятен тиңсез баетты, бу өлкәдә аның белән ярыша алырлык шагыйрьләр бармак белән санарлык. Т.Галиуллин 3) Тиңе, тормыш иптәше булмыйча. Авыр бу дөньяларда тиңсез яшәве |