ТИҢЛЕК и. 1) Тиң булу сыйфаты. Төннәрен көндез итәрлек балкый синең йөзләрең, Анда [башка] йөзләргә тиңлек күрмәдем. Ф.Бурнаш. Тикмәгә генә укытучысы кәтиб Хафиз, бер күзгә-күз карашып алу дүрт мәгънәне аңлата, дип әйтми икән: йөрәк ачкычын, күңел теләген, җан тиңлеген, әйтер сере барлыгын. М.Хәбибуллин 2) Тигезлек. Фарукҗан митинг-җыелышларда, матбугатта хатын-кыз иреге, тиңлеге хакында күп ишетсә дә, күп укыса да, аларның никахка каршы да баш күтәрүе белән әле болай күзгә-күз очрашканы юк иде. Т.Әйди |