ТИҢЛӘШҮ ф. 1) Үзара тиң булу, кем яки нәрсә беләндер тигезләшү, бердәй дәрәҗәгә җитү. Алар шундый бай яшәгәннәр: дөньяда аларның байлыгына беркем дә тиңләшә алмаган. Н.Фәттах. Дөньяда бер генә кыз да сиңа тиңләшә алмый, Миләүшә. Ф.Яруллин

2) Билгеле бер тәңгәлгә, сызыкка, зурлыкка җитү. Фатыйманың кинәт аяклары йөрмәс булды, баскан җирдә таш булып катты. --- Солдат Фатыймага килеп тиңләшкәнче, урыныннан кузгала алмыйча катып тора бирде. З.Кадыйрова

3) Кем яки нәрсә белән булса да бердәйлекне аныклау. Йорт алдында нәрсә очратсам, шуңа тиңләшеп йөрим. Ә.Бикчәнтәева

4) Ярышу. Бүген хуҗалыкның алдынгы савым осталары Мария Аксакова, Татьяна Захарова белән тиңләшеп эшли икән ул. Авыл офыклары

Тиңләшә бару к. тиңләшеп бару. Традицион рәвештә үткәрелә торган үзешчән сәнгать смотрлары шуны раслый: кайбер коллективлар үзләренең осталык дәрәҗәләре буенча профессионалларга тиңләшә баралар. Казан утлары. Хәзерге җәмгыятьтәге ятимлек тә аңа тиңләшә бара. Туган як

Тиңләшеп бару Тиң булу дәрәҗәсенә якынаю. Чынында Гөмбә «агулы» булып чыкты: файдасы – чебенгә, зарары филгә тиңләшеп бара түгелме? Т.Галиуллин. Кеше гомере чебен гомере белән тиңләшеп бара. Татарстан яшьләре

Тиңләшеп бетү Тәмам, бөтенләй тиңләшү. Ирина үзе дә балалар белән тиңләшеп бетте. Казан утлары

Тиңләшеп җитү к. тиңләшеп бетү. Йорт-җире, каралты-курасы ягыннан күршесенә тиңләшеп җитәм дигәндә генә, гөнаһ шомлыгына, мунчасы янып китте. Яңарыш

Тиңләшеп калу Ниндидер вакыйгадан соң тиңләшү. Шуннан бирле бала үлеме минем өчен иң куркыныч әйбергә тиңләшеп калды. Авыл офыклары

Тиңләшеп карау Тиңләшергә тырышу. Минем шикелле фермада эшләп карасын ул! Менә аннан соң тиңләшеп карар! С.Зыялы

Тиңләшеп килү к. тиңләшеп бару. Хәзер без җандагы Хозурлык, зурлыкта Тиңләшеп киләбез тауларга. Ф.Гыйззәтуллина. Авылда шәхси «Газель»ләр һәм сөт ташый торган машиналар ике дистә чамасы, хосусый тракторлар да райондагы күмәк хуҗалыкларда булганнар санына тиңләшеп килә. Ватаным Татарстан

Тиңләшеп тору Вакытлыча тиңләшү; һәрвакыт, гел яки хәзер, сөйләү моментында тиңләшү. Тиңләшеп тормый шул күңел Заман калыпларына, Ашкынып дөнья куабыз Нәфес тарафларына. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә