ТИҢЛӘШТЕРҮ ф. 1) Чагыштыру, чагыштырып карау. Аерым билгеләре буенча әйберләрне һәм күренешләрне бер-берсе белән тиңләштерү, тәңгәл кую һәм аларның охшаш якларын күрсәтү чагыштыру алымының нигезендә ята. Ф.Гафурова. Әмма без үзебезне, гадәттә, башкалар белән чагыштырабыз, бигрәк тә Америка Кушма Штатлары белән тиңләштерәбез. С.Кутушев 2) Бердәй итеп, тиң итеп күрү. [Байморат:] Араларында оҗмах хуры кебекләре бар, ди. [Шәйхезаман:] Тәүбә әстәгъфирулла, диген, мулла Байморат. Оҗмах хурлары белән тиңләштерүең урынсыз. Т.Гыйззәт. Вәлиди Тукай шигъриятенә объектив бәя бирә, Толстой белән тиңләштерү сизелми, бары Толстой һәм Мәгарри иҗатларында күзәтелгән әхлакый караш һәм фәлсәфи инануның аз булуына гына басым ясый. З.Мөхәммәтшин Тиңләштерә башлау Тиңләштерергә тотыну. – Авырга узганнан соң, хәтта Сәриямә тиңләштерә башлаган идем бит, юләр, – дип, йөзе буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп алды ул. Г.Галиева Тиңләштереп карау Чагыштыру максаты белән тиңләштерү. Ниһаять, бер сүзгә килеп, теге Чин патшасының кызын хибестә ята торган шаһзадә янына хәзер үк алып килергә дә матурлыкларын бер-беренә тиңләштереп карарга булдылар. К.Насыйри. Ничә елларга сузылган шәһәр тормышыннан соң авылга торырга дип кайтуын ул, аяк очлары белән капшанып, кыядан түбән төшүгә тиңләштереп карады. Ә.Гаффар Тиңләшереп кую Көтмәгәндә, сирәк кенә тиңләштерү. Сәбилә әллә Хәербарны кояшка тиңләштереп куйды инде. З.Мурсиев |