ТИҢЛӘ’Ү ф. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса икенче кеше яки әйбер белән бердәйләштерү. Мин үземне еш кына бөек фантаст язучы Жюль Верн белән тиңлим. А.Хәсәнов. Өлкә ОБХСС башлыгы Нурматовка чины буенча туры телефон куелырга тиеш булмаса да, ул куярга кушты, шулай итеп, аны бюро членнарына тиңләде. Р.Мирхәйдәров 2) Охшату, чагыштыру. Укый-яза белмәгән кешене сукырга тиңләде. М.Хәсәнов. Хәер, нигә мин бу ирне гөнаһсыз ерткыч хайваннарга тиңлим әле. Н.Гыйматдинова Тиңләп карау Тиңләргә тырышу, чагыштыру. Ул безнең арабызда караштырып йөрде-йөрде дә, минем яныма басып, үзенең буен миңа тиңләп карады. Г.Бәширов. Игенчелекне завод-фабрика гамәленә тиңләп карыйлар. Х.Камалов Тиңләп кую Алдан тиңләү. Кан басымын көйләүче, авыртуны басучы йөрәк даруларын еш кулланырга мәҗбүрләрне махсус тикшеренүләр алкоголиклар һәм наркоманнарга да тиңләп куя икән. А.Галимов Тиңли башлау Тиңләргә тотыну. Ул инде үзен күптәннән җимешсез калган ялгыз агачка тиңли башлаган иде. Г.Галиева. Эстрада җырчысы сәхнәдә бөтерелеп тормаса, халык аны ветераннарга тиңли башлый. К.Кәримов |