ТИҢЕНТЕН бәйл. сөйл. 1. 1) Билгеле бер биеклеккә, бер тәңгәлгә кадәр. Өйләрнең күбесен түбәләре тиңентен көрт басып киткән. М.Галәү. Бер генә яһүд тә виноград үстерми, балык та тотмый, тез тиңентен су ерып, дөге дә җитештерми. М.Хәбибуллин

2) Чаклы, хәтле. Җир тиңентен җирне сатсак та, тик бер нәрсәне – ул да булса сугыш коралларыбызны сатмыйк. Ф.Дәүләтбаев

2. рәв. мәгъ. сир. Үзара охшаш халәттә, бертөрле, бердәй, бертөсле рәвештә. Беләсезме, бүген Нәби абый белән Гөлҗиһан апаны кавыштырабыз бит. --- Икесе ике тиңентен кавыша алмыйча саргаеп-кибеп йөриләр ич. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә