ТИҢДӘШСЕЗ с. 1. Алыштырырлык, чагыштырырлык тиңе булмаган. Күрче, зинһар, үзенең дөньяда тиңдәшсез, җаныннан газиз изге җан Гөлүсәсен нинди бәхетсезлекләргә дучар иткән бит ул. М.Хәсәнов. Ике яктан да бер мең бишәр йөз танк катнашкан бу тиңдәшсез бәрелешне һәр ваклыгына чаклы хәтерли ул. А.Вергазов 2. рәв. мәгъ. Бик тә, үтә. Бу вакыт аның гадәттә дә тиңдәшсез матур күзләрендәге ялкыны вә шигърияте әллә ничә кат артык балкып, яңакларында алсу ут яна, йөзендә гаҗиб илаһи бер нур уйный башлый. Г.Ибраһимов. Әмма адәм баласы өчен үз өең, үз куышың белән, --- үз гаиләң, үз туганнарың белән яшәү тиңдәшсез зур бәхет икән. А.Хәсәнов |