ТИҢДӘШ и. 1. 1) Кемгә дә булса кордаш, яшьтәш кеше. Бераз каранып торганнан соң, яулыкны бер почмагыннан тотып, әле генә бергә уйнаган тиңдәшләрен югалткан баладай, нәүмизләнеп, елыйсы килеп, палубаны акрын гына әйләнеп чыкты. Ә.Еники. Соңгы вакытта Нәби бөтенләй геройга әйләнде. Үги анасы белән тәмсезләнешеп, бер рөхсәтсез ярты ай Мәскәү каласында йөреп кайткач, тиңдәшләре арасында абруе бик нык үсте аның. Х.Ибраһим

2) Кемгә дә булса билгеле сыйфатлар белән тиң булган шәхес, җан иясе. Ә шагыйрьләр, шундый зур шагыйрьләр, миңа үзләренең тиңдәшләре, каләмдәшләре итеп карый. Ф.Яруллин. Әйтерсең шушы эчке аваз кинәт кенә пыр итеп оясыннан очып чыккан коштай күктә талпына, җиһанны иңләп канат кагына, үзенә тиңдәш рухын эзли. Н.Хәсәнов

2. с. мәгъ. 1) Замандаш, яшьтәш булган. Аны үзенең яшь вакыттагы бер тиңдәш дусына охшата... Ш.Камал. Күңелем минем мәңге ямансулар, Хисләренә тиңдәш яр сорар. Р.Батулла

2) лингв. Җөмләдә формаль яктан бердәй функцияне үти торган. Татар теле дәресеннән өйгә эш итеп «тиңдәш кисәкләр» бирелгән иде. М.Мәһдиев. Җыючы теркәгечләр җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләр янында киләләр ---. Татар теле морфологиясе

3) Охшаш, бердәй, тиң. Фәкать шул чагында гына син әлеге мәкальнең нинди очракларда кулланылуын аңлап, үз телеңдә дә әнә шуңа тиңдәш мәкальне яки әйтемне сайлап ала алырсың. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә