ТИҢ с. 1. 1) Биеклек, тирәнлек, киңлек, озынлык кебек үлчәмнәр буенча билгеле бер нәрсә белән бертигез, яки шуңа тәңгәл, бердәй, охшаш. Син дә бай, Мөхәммәдьяр бәк, синең дә сарайга тиң йортларың бар ---. Р.Батулла. Йөзектәге асылташлар йолдызларга тиң, ефәкләре дулкын-дулкын диңгезгә тиң. Ф.Яруллин 2) Озынлыгы нинди дә булса бер урынга, тәңгәлгә җитеп, тиеп торырлык, берәр нәрсә белән тигез. Саклар өчен зифа буен яман күздән, Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан. Дәрдемәнд 3) Билгеле бер сыйфат ягыннан бердәй, бер үк төрле. Татар халкы борын-борыннан «Кешеләрдән кешеләр һич ким түгел, тик бәхеткәйләре тиң түгел» дип белми җырламагандыр. Т.Галиуллин 4) Яшь, буй-сын, дәрәҗә яки абруй кебек сыйфатлары ягыннан кемгә (кем белән) булса да тигез, бердәй. Хәзер Гобәйдуллам исән булса, нәкъ Габдуллага тиң булыр иде. Ә.Фәйзи 5) Бер-берсенә торырдай, бер дәрәҗәдәге, үзара иш. Сын дисеңме үзендә, гыйффәтлелек вә мөлаемлык дисеңме, акыл турында әйтеп тә торасы килми – падишаһларга тиң фикер иясе. Р.Батулла. Сине беренче тапкыр күргәч үк, улыма: «Бу интернат килмешәге сиңа – яхшы ата-ана баласына тиң түгел», – дип әйттем. Т.Галиуллин 2. и. мәгъ. Үзенә ярашлы, тиңдәш, иш зат яки әйбер. Ул бит кеше күзе төшмәслек егет түгел, теләсә нинди хәлдә дә үз тиңен таба ала. Ф.Бәйрәмова. Әнә [сыерчыкларның] берсе койма буендагы сирень куагына кунган да яз җырын җырлый, үзенең парын эзли. Парын эзли, кошлар да үз тиңен эзли шул. И.Сираҗи 3. рәв. мәгъ. 1) Нинди дә булса кыйммәте, сыйфаты ягыннан берәр нәрсәгә охшап, шуны алмаштырырлык рәвештә. Чирәмгә ашъяулык җәеп, иркен табында кайнар кәбабны икәве тәмләп ашадылар – сый ашына тиң булып кызган икән куырма. М.Хуҗин. Адәм балаларын бөҗәккә тиң кую дөрес түгел, минемчә. М.Маликова 2) Бергә, берьюлы. Ул Фрәңгизнең ике аягын тиң кочаклады. Р.Батулла. Зыр-зыр әйләнгән пычкы секунд эчендә аның ике бармагын тиң өзеп ыргытты... Ф.Абдуллин 3) Бер дәрәҗәдә. Гәрчә кояш үзенең нурларын һәммәбезгә тиң сипсә дә, арабызда Нариманның тәне тизрәк каралып өлгерде. К.Миңлебаев ◊ Тиңе юк Башкалардан күпкә өстен. Эшкә дисеңме, уен-көлкегә дисеңме, җыр-биюгә дисеңме – авылда гына түгел, бөтен тирә-якта аның тиңе юк иде. Г.Әпсәләмов. Кибернетика, атом, электроника, лазер, химия! Әмма аның аты тирә-юньдә тиңе юк төрекмән аргамагы була. Т.Әйди. Тиңе булмаган к. тиңдәшсез. Әйе, мәхәббәт иде ул, тиңе булмаган ялкынлы мәхәббәт көч бирде Нурҗиһанга кыенлыкларны җиңәргә! Г.Бәширов. Менә шул Атласның Рөстәм исемле олы улы, ягъни Солтанхәкимнең оныгы, шушы Магнит даласында дөньяда тиңе булмаган мәчет төзетте. Ф.Бәйрәмова. Тиңе күрелмәгән к. тиңдәшсез. Тиңе күрелмәгән эшлеклелек, чиксез галәм масштабындагы колач, гади акыл ирешмәслек исәп-хисап! И.Юзеев. Кабул итү, каршы алу – бер нәрсә, иң мөһиме: халык йоласы, бездә гадәтләр шундый, дигән сылтау белән кунакка зур суммада ришвәт төртә белү иде. Бу өлкәдә полковник тиңе күрелмәгән оста булып чыкты да. Р.Мирхәйдәров. Тиңе табылмаган к. тиңдәшсез. Тиң килү Берәр сыйфаты белән кем яки нәрсәгә булса да охшау, шуңа тиңдәш булу. Мәхәббәт бит ул бер-берсен яхшы белгән, тиң килгән кешеләр арасында гына була. Ә.Еники. – Инде хәзер, кызым, буй-сыныңа тиң килерлек эш табарга кирәк, – дигән аңа бер көнне әнкәсе һәм үзенең таныш-белешләре, туган-тумачалары, кода-кодачалары аша җайлы һәм майлы эш эзли башлаган. Ф.Яруллин. Тиң күрү Тиңсенү, тиң итеп карау, тиңдәш санау; кимсетмәү. Ата-ана, әби-баба, бөтен зур нәсел моңа сөенеп риза булды, күрше егетен тиң күреп, үз арасына алырга әзерләнде. Ф.Бәйрәмова. Хатын-кыз күп, кай арада кыюланып өлгергәннәр, ир-ат белән тиң күреп сөйләшәләр: эштә дә, ашаганда да бергә. Г.Якупова. Тиң күрмәү Тиң итеп карамау; кимсетү. Ул үзе дә минем кебек бер билгесез кешене тиң күрмәс күк тоелды. Г.Әпсәләмов. Мине тиң күрмәсәң дә, мин әйткәннәрне бу юлы тыңла. Т.Миңнуллин |