ТИНТЕРӘ’Ү ф. Аптырау, йөдәү; йончу, тилмерү, җәфалану. Туган җирдән рәнҗеп, авырлык, кимлек-хурлыклардан тинтерәп күчеп килүчеләр шундыйларны аеруча еш көйләгән, күрәсең. Т.Әйди. Эшсезлектән тинтерәп аптырагач, мәктәп чакыруы буенча укучылар белән очрашуга да йөреп карады ул. З.Хөснияр Тинтерәп бетү Тәмам, бөтенләй тинтерәү. Кичне көтеп ала алмыйча тинтерәп бетте Гази. М.Хәсәнов. Ул озак кына күрсәтелгән сумманы оештыра алмыйча тинтерәп бетте. А.Вергазов Тинтерәп йөрү Озак вакыт тинтерәгән халәттә булу. Кыскасы, авызларын ачып, башларын күтәреп, әледән-әле алан-йолан як-якка каранып, шактый озак тинтерәп йөрделәр. Р.Кәрами. Билгесезлек хәлендә тинтерәп байтак йөргәч, көннәрдән бер көнне Матбугат йортына килеп кердем. Р.Вәлиев Тинтерәп калу Берәр тәэсирдән соң тинтерәү. Әрнеп-сызланып, ни дияргә дә белмичә тинтерәп калдык. М.Хәсәнов. Әби аларның сүз табалмый тинтерәп калуларына игътибар итмәде. А.Әхмәтгалиева Тинтерәп тору Әле, хәзер тинтерәгән хәлдә булу |