ТИНТЕРӘТҮ ф. Йөдәтү, аптыратып бетерү, теңкәгә тию. Заһит абыйны кара тиргә батырганчы тинтерәтеп тә бернинди юньле мәгълүмат ала алмагач, офицер Хәйруллага: – Ташла, барыбер рәт чыгачак түгел бу ахмактан! В.Нуруллин. Истә-уйда юк нәрсәләр башыма кереп тинтерәтә. М.Хуҗин Тинтерәтә башлау Тинтерәтергә тотыну. Зәйтүнә иң элек үзе җилкәсендәге шәлен салып чөйгә элде, аннары Иргалине чишенергә өндәп тинтерәтә башлады. М.Хәсәнов. Кызларның да күзе кыза, читкә китәм дә читкә китәм дип, әти-әниләрен тинтерәтә башлый. Р.Вәлиев Тинтерәтә бирү Тинтерәтүен дәвам итү. Без, сыер савучылар --- бүген, иртәгә ни эшләсен белеп торабыз. Ә алар киләләр дә, тегене эшләгез, моны эшләгез, дип тинтерәтә бирәләр. А.Вергазов Тинтерәтеп алу Бераз, берара тинтерәтү. Ләкин Малютинның карашыннан ук тойдым: аның әле минем үземне бераз тинтерәтеп алырлык хәбәрләре дә бар икән. З.Зәйнуллин. Киләчәктә --- оппозициянең күренекле вәкилен тинтерәтеп алу мөмкинлеген Кремль кулдан ычкындырмас. И.Сираҗи Тинтерәтеп бетерү Тәмам, бик нык тинтерәтү. Барча врачларны тинтерәтеп бетерде. Х.Камалов. Казанда бала табу йортлары да тинтерәтеп бетерде, аларның да артык балалардан арынасы килә. Ф.Яруллин Тинтерәтеп тору Һәрвакыт тинтерәтү. Туктаусыз тинтерәтеп торуларын шуның белән дә аңлатып буладыр, мөгаен. Мәйдан. Табигатьтә гаделлек юк. Адәм баласын һәрвакыт тинтерәтеп торган тагын бер нәрсә – гаделлек эзләү. Шәһри Казан |