ТИНТӘКЛЕК и. 1) Тинтәк булу; тилелек, юләрлек. Хатынының эшкә киткәнен генә көтеп тора да, үзе кебекләрне җыеп, өйнең асты өскә килгәнче типтерәләр. Ә бер көнне, аның шушы тинтәклегеннән файдаланып, ниндидер очраклы кешеләр аларның үзләрен дә чистартып чыктылар. Р.Сәгъди 2) Тинтәкләрчә кыланыш, уйлап-нитеп эшләнмәгән эш. Байтүрәнең сүзләрен башына сыйдыра алмады, сабыр, мәгәр ачулы тавыш белән аны бүлде: – Син, – диде, – акыл белән, баһадир ирлек белән гомер иттең. Инде ахыр көнеңдә бер тинтәклек кылыйм дип ятканыңмы бу?! Г.Ибраһимов. Авыз чите белән генә елмаеп, улының тинтәклегенә шаклар катып карап торган Рәхимә, теләсә нишләсен дип, кул гына селтәде. Х.Ибраһим |