ТИНТӘКЛӘ’РЧӘ рәв. Тинтәкләр кебек, тинтәк кешеләргә хас булганча. И-и улым, бетмәде шул тинтәкләрчә кыска уйлап кырт кисүең! С.Шәрипов. Гаиләсе белән кавышу ирне акылыннан яздырган, күрәсең. Ул, тинтәкләрчә, әле дөньяда атасы белән анасыннан башка берничә кешене генә таныган малаена --- урынсыз киңәшләрен бирүне дәвам итте. Р.Гаязетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә