ТИНТӘКЛӘНҮ ф. 1) Тинтәк булып китү, тинтәккә әверелү. Мәхәббәтеннән тинтәкләнгән Хәбир фәлсәфә сатарга кереште. Ш.Хөсәенов. Бүгенге көндә ирен өйдә көтеп утырган хатын я эчкечегә, я фахишәгә әверелә, я тинтәкләнә, яисә дин юлына баса. Тамаша 2) Тинтәклек эшләү, тинтәкләрчә кылану. Бәхеттән безнең баш әйләнмәде: борын күтәреп тинтәкләнмәдек. Х.Туфан. Рәтләп йөртә белмәгән көе, тинтәкләнеп, шушы Чүкәйгә тикле килгәне өчен, тагын үзен битәрләргә тотынды. В.Нуруллин Тинтәкләнә бару Торган саен тинтәклеге арту. Җыеннарда гомергә куркып утырасың, тамактан аш үтми: галиҗәнапның кинәт кенә шушы очракка туры китереп шигырь әйтүеңне таләп итүе ихтимал. Шуның өчен миеңне тартылган җәя кебек көне-төне әзер тотасың, туктаусыз киеренкелектән тинтәкләнә барасың. Җ.Ильясов Тинтәкләнә башлау Тинтәкләрчә кыланырга тотыну Тинтәкләнеп алу Бераз, берара тинтәклек күрсәтү Тинтәкләнеп бетү Тәмам, бөтенләй тинтәкләнү Тинтәкләнеп йөрү Озак вакытлар тинтәкләнү. Моңарчы да шул анасының... тәти кызы Рухия дә Рухия дип тинтәкләнеп күп йөрде инде ул! В.Нуруллин Тинтәкләнеп калу Нинди дә булса сәбәптән соң тинтәкләнү. Кешеләр югалып, тинтәкләнеп калгандай булдылар. К.Миңлебаев Тинтәкләнеп тору Әле, күз алдында тинтәклек күрсәтү |