ТИНТӘК с. гади с. 1. 1) Аңгыра, ахмак, юләр, бер үк вакытта бәйләнчек, үзсүзле, үҗәт һәм холыксыз (кешегә карата әйтелә). --- ахмаклар токымы тиле администраторлар яки тинтәк генераллар белән генә чикләнми. А.Тимергалин. Үзе бик шат, үзләренчә нидер мыгырдана, тинтәк кеше сыман, тик торганда кычкырып-кычкырып көлгәләп куя. В.Нуруллин 2) Уйланылмаган, мәгънәсез. – Сөйдергеч ясатканмы әллә берәрсе? – дигән тинтәк сорау телемнән ычкынганын сизми дә калдым. А.Гыйләҗев. – Миңа акча кирәкми, ә нигә миңа акча? – дип, гаҗәпләнүеннән тинтәк сүз әйтеп ташлады. З.Мурсиев 2. и. мәгъ. Ахмак, тиле, мәгънәсез кеше. Нинди матур тормышны бозды бит ул, тинтәк! Г.Әпсәләмов. Болай да инде, Васяга акча салганнан бирле, монда мине тинтәккә саныйлар. Ф.Яруллин |