ТИМУРЧЫЛЫК и. Пионерларның картларга, ятимнәргә һ.б.ш.га ярдәм итүне, үрнәк пионерлар тәрбияләүне максат итеп куйган, 1940 елда оешкан хәрәкәте. Без, III «В» группасы студентлары, ике ел инде Сәләй ага һәм Рәмзия апаларга, бик теләп, кайбер йорт эшләрендә булышырга барабыз. Совет системасы теле белән әйткәндә, «тимурчылык» эшенә йөрибез. Р.Зарипов. Гап-гади бер китапның чыгуы илдә тимурчылык хәрәкәтен барлыкка китергән, ул хәрәкәт пионериянең һәм комсомол оешмасының төп эшләренең берсенә әйләнгән. Татарстан яшьләре |