ТИМТЕНҮ ф. 1) Омтылу, талпыну. Ә бит эскадронның политругына бу хакта алдан ук әйтергә, сөйләшеп киңәш сорарга ничәмә тимтендем. Юк, оялдым, курыктым, тел әйләнмәде! Ш.Маннур 2) Хәлдән килгән кадәр, булдыра алганча эш башкару, тырышу, маташу. Җыянша абый белән Хөснулла абый да, әллә кайчан эшкә керешеп, ярыйсы гына тимтенеп яткан булалар иде. Ш.Маннур 3) Авырлык белән яшәү, дөнья көтү. Тимтенсәң дә кимсенмә. Мәкаль |