ТИМРӘ’Ү и. Вак кына кутырлар, тимгелләр чыгу белән характерлы булган кычулы тире авыруы. Ярымъялангач тәннәрен корчаңгы, тимрәү --- баскан кешеләрнең беришесе ике катлы, аслы-өсле --- агач ятакларда утырып-ятып тора ---. Т.Галиуллин. Урам этләре авыл башындагы чүплектә актарынып йөри. Кыяфәтләренә карап торырга куркыныч. Кайсында тимрәү, кайсы борчалы, кабыргалары гына күренеп тора. М.Заһиди |