ТИМЕРЬЮЛ и. 1) Рельсларны шпалларга беркетеп, поездлар йөрү өчен ясалган махсус юл. Күбесенчә кытай белән японнардан торган пассажирлар тимерьюллар тирәли тезелеп киткән алачыкларга кереп китәләр дә, кырмыскалар сыман күтәренеп, калага ашыгалар. В.Имамов. «Мәскәү – Казан» тизйөрешле тимерьюл магистрале «Евразия» коридорының төп линиясенә керәчәк, --- дип хәбәр итә «Коммерсант». Мәйдан

2) Транспортның шундый юлны файдалана торган тармагы. Тимерьюл больницасы артындагы өйләренә җиткәч тә, мәшәкатьләр шактый булды. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә