ТИМЕРЧЫБЫК и. 1. Диаметры бөтен озынлыгында тигез булган металл чыбык. Немецлар тәмам исләрен җыйдылар: чәнечкеле тимерчыбык буена вак мина белән тондыра башладылар. Х.Камалов. Сәгатьнең озын тимерчыбыкка эленгән борчак коймагы төсле сары теле уңга-сулга талгын гына чайкалмаса, Бикташ аны йөри дип тә белмәс иде, чөнки уклары, сумала белән ябыштыргандай, хәрәкәтсез булып тоелды. М.Маликова

2. с. мәгъ. Шундый чыбыктан эшләнгән. Монтажчылар беренче карашка үрмәкүч пәрәвезедәй чәбәләнеп беткән тимерчыбык йомгаклар белән мәш киләләр. М.Хәсәнов. Канәгать берничә тапкыр үзе ясаган тимерчыбык кармаклар белән селәүчәнгә кармак салып карады ---. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә