ТИМЕРЧЕЛЕК и. 1) Тимерче һөнәре яки шөгыле; тимердән төрле җайланмалар, кораллар һ.б. ясау эше. Леспромхозда чакта ул тимерчелек эшенә аз-маз өйрәнгән. Г.Әпсәләмов. Алтын Урда чорында болгарларда әле монголларга кадәр үк барлыкка килгән һөнәрләрнең бар төрләре дә үсешен дәвам итә: тимер кою, тимерчелек, бакыр кою, зәркәнчелек, --- туку, сөяк кисү, киез басу һ.б. Б.Хәмидуллин

2) к. тимерлек . Аннары, төркем күздән югалгач, тимерчелеккә кире кереп, бүленгән эшенә тотынды ---. М.Галәү. Хезмәт укытучысы тимерчелектә якорь ясатып алган, ә пионервожатый кулына йозак сыман бер нәрсә тоткан иде. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә