ТИМЕРЧЕ и. Тимердән һәм башка металлардан төрле әйбер ясау һәм аларны төзәтү белән шөгыльләнүче оста. Баш бирми торган юргаларны, аргамакларны берүзе станга кертеп, тавышсыз-гаугасыз дагалый торган тимерче тирә-якта бер булса, Сабит Йосыф улы шундыйларның берсе, атаклысы иде. А.Гыйләҗев. Назаровка халкы чалгыны да кибеттән алмый. Авыл тимерчеләре аны станда коеп, чүкеп, чыныктырып, үзләре ясыйлар. А.Хәсәнов |