ТИМЕ’Р-ТОМЫР җый. и. 1) Тимердән һәм башка металлардан торган ватык-сынык яки кирәксез нәрсәләр, металлолом. Кайсы ватык, кайсы гамәлдән чыккан, кирәксә-кирәкмәсә дә анда-санда аунап яткан тимер-томырларның чамасы юк. Н.Хәсәнов. Яуширмә авылының капка төпләрендәге тимер-томырдан, чүп-чардан күзләр камаша, кая карама – таушалган, тузган әйберләр аунап ята. Г.Гарифуллина 2) Металлдан эшләнгән һәртөрле әйберләр, кирәк-ярак. Бер кесәсеннән шыбырдап борчак коелды, әллә нинди тимер-томырлар, шөрепләр чәчелеп китте. Г.Сабитов. Карт нигәдер йоклый алмады. Тәүге таң нуры тәрәзә пыяласына кагылуга, тимер-томырларын төяп, елгага юл алды. Ф.Җамалетдинова |