ТИМЕРЛЕ с. 1) Тимер деталь куелган, тимерләнгән. Ни әйтергә белмәгәч, Нина Ахуновна җиз тимерле кара ридикюленнән факсимилесын алды да өстәлдә яткан кәгазьгә баскалап, Диндаровага күрсәтте. Х.Камалов. – Сигез ел инженер булып эшләгән кеше мин! – дип, аңына килә алмый торган Морат кулыннан эскизны тартып алды да, тимерле үкчәләрен шыкылдатып, мастерскойдан чыгып та китте. М.Маликова

2) Тимер белән ныгытылган яки тимердән эшләнгән. Малай --- каршыдагы бер зур чемоданның тимерле тоткасын шалтыратырга тотынды. Н.Фәттах. Ул почмакта тимерле яшел сандык, аның өстендә күпертеп утырткан ястык. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә