ТИМЕРЛӘ’Ү ф. Тимер деталь кую, тимер беркетү, тимер белән каплау. Аскы урамны ярып, баядан бирле берәү тимер чүки, әллә бу араларда худка киткән кул арбасына кыршау суга, әллә күчәр тимерли, чакы-чокы ямьсез тавышы колакны яра. А.Гыйләҗев

Тимерләп бетерү Тулысынча, бөтен җирен тимерләү. Аларның [Рияннарның] кат-кат тимерләп бетергән --- такта сандыклары бар иде. Ш.Маннур

Тимерләп кую Алдан яки тиз арада тимерләү. Почта ящигы белән беррәттән коридорда тора торган электр счётчигын да тимерләп куйды. Ф.Яруллин

Тимерләп тору Даими, һәрвакыт тимерләү; әле, сөйләп торганда тимерләү. Тимерләп тормасаң, атның тоягы асфальтта бер елга да түзми ул. Ч.Мусин

Тимерли башлау Тимерләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә