ТИМЕРЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. тимерләү . --- аулак бүлмәнең ишеге имән тактадан, эчтән тимерләнгән ---. А.Гыйләҗев. Ул мине почмакта торган тимерләнгән бик зур сандык янына алып килде. С.Юзеев 2) күч. Тимер кебек кату; тимергә охшап китү, хәрәкәтсезләнү. Батырханның --- йөзе тимерләнә, күзләренә ачу чыга. Г.Ибраһимов. Буыннар да инде тимерләнде, Илһам көтеп чүп-чар өемендә... Ф.Гыйззәтуллина 3) күч. Тимер кебек ныгу. Тимерләнгән тамырлары Җир-ананың тирән йөрәгенә киткән мәһабәт-гаярь имәнне мең адәми зат этеп аудара алмаган кебек, Гыйрфан мулланың көчле, иман мантыйгы белән әйтелгән сүзләрен бөтен бер җәмәгатьчелек егып сала алмый. С.Поварисов Тимерләнә башлау Тимерләнү билгеләре сизелү. – Нәрсә тагы мөгез чыгарасың? – диде, тимерләнә башлаган тавыш белән. – Карап торам, син, Зәйналов, куак артына посу ягын гына карыйсың. Ф.Садриев Тимерләнеп бетү Бөтенләй, тәмам тимерләнү |