ТИМЕРКҮК с. Кара көлсу төстәге (ат тур.). Нинди генә атлар килмәгән бирегә? Кыңгыраулы, буяулы-сырлы дугага җигелгәннәре, әллә нинди ике көпчәкле тар арба такканнары, ялларына төрле-төрле тасма кушып үргәннәре. Тимеркүк, җирән, соры, кара, туры, ак атлар. В.Имамов |