ТИМЕРКАЗЫ’К ЙОЛДЫЗЫ и. астр. Юнәлешен тәүлек дәвамында үзгәртмәгән һәм төньяк юнәлешенә туры килгән, шуның өчен ориентир буларак файдаланылган Акбүзат (Кече Җидегән) йолдызлыгының иң якты йолдызы; Котып йолдызы; русчасы: Полярная звезда. Җидегән йолдыз җиде әйләнә – Тимерказык урынында. Әйтем. Ул да Тимерказык йолдызы кебек ялгыз, син дә. Г.Әпсәләмов |